Кичә районда "Танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман"дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды.
![](/upload/resize_cache/iblock/159/1120_450_2/3eptyoap01ec3nee10pbxx63ckn9klmt.jpeg)
Кичә районда "Танылган дин белгече, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман"дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ш Мәрҗәни исемендәгеТарих институты, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар эшкуарларына булышу ассоциациясе, "Ак калфак "татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы," Тере агач "гаилә кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту фонды, ТР татар морзалары мәҗлесе, якташлар җәмгыяте вәкилләре катнаша.